Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Мәңгелек тел» VI Республика лингвистик бәйгесендә

Яшел Үзән шәһәрендә Уильям Шекспир иҗатына багышланган «Мәңгелек тел» VI Республика лингвистик бәйгесе узды.

Быел әлеге бәйгедә республиканың 340 укучысы катнашты. Теләче, Олы Мишә, Үзәк урта мәктәпләре укучылары дистанцион бәйгегә үзләренең видеоматериалларын җибәрделәр.

"Виртуаль сәяхәт" гидлар бәйгесендә Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Галимова Арина һәм Иксанова Дәлия җиңүчеләр булдылар (җитәкчеләре: Хәмидуллина Ләйлә Камил кызы һәм Гыймаева Ания Сәлман кызы).

"Уильям Шекспирны укыйбыз" бәйгесендә Әхмәтҗанова Әдилә, Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы 2 урынны (җитәкчесе: Хәмидуллина Ләйлә Камил кызы) һәм Йосыпова Таңсылу, Олы Мишә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы 3 урынны (җитәкчесе: Габдрахманова Гүзәл Габделхәй кызы) алдылар.

Ә Иске Җөри урта мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары, инглиз теле укытучылары Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы җитәкчелегендә Яшел Үзән шәхәренә барып  чыгыш ясадылар.

Бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә,  

"Сез Шекспир иҗатын беләсезме?" дигән мавыктыргыч викторинада 9 сыйныф укучысы Фәсхиева Мәрьям җиңүче булды, 8 сыйныф укучысы Хәйруллина Әдилә 2 урынны яулады.

"Инглиз авазлары дөньясында" фонетик бәйгесендә 8 сыйныф укучысы Гарипова Зөһрә һәм 9 сыйныф укучысы Гаялиева Әнисә 3 урынны алдылар.

Барлык укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм укуларында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев