МАХ мессенджерында «Дәүләт хезмәтләре»ннән хәбәрләр алырга мөмкин
МАХ мессенджеры кулланучылары федераль дәүләт хезмәтләре порталыннан мөһим хәбәрләр ала алачак. Бу хакта Россия Цифрлы үсеш министрлыгында белдерделәр.
МАХ мессенджерында «Дәүләт хезмәтләре»ннән хәбәрләр алырга мөмкин. Табибка язылу, гаризаларның торышы һәм штрафлар турындагы хәбәрләр бер урында – МАХтагы «Дәүләт хезмәтләре» чат-ботында тупланган.
Штрафларны мессенджердан чыкмыйча ук шунда ук түләргә мөмкин – түләү турындагы хәбәрләр дә чат-ботта күренәчәк, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Илкүләм мессенджерда хәбәрләр алу өчен, МАХ һәм «Дәүләт хезмәтләре»ндәге аккаунтларның бер үк телефон номерына бәйләнгән булуы шарт.
МАХка киләчәк хәбәрләр исемлеген РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы үз аккаунтыгызда көйләргә мөмкин.
Чыганак: татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев