Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Милли кухня традицияләрен торгызу- мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» проекты кысаларында осталык дәресе узды

Бүген, ягьни 17 июль көнне, «Татнефть» компаниясе гранты белән хупланган, безнең танылган якташыбыз, аш – су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланган, «Милли кухня традицияләрен торгызу- мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» проекты кысаларында чираттагы осталык дәресе узды.

“Ура, авылга!” проектында катнашучы балалардан тыш әлеге чарада республиканың төрле почмакларыннан килгән блогерлар актив катнашты. Бүген балалар милли ризыклар әзерләүдән тыш патриотик тәрбия дә алды. Олы Нырсы авылы мәктәбе укучысы Регина Павлова махсус операциядә катнашып һәлак булган якташларыбыз  һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, быел йөз яшьлек юбилеен билгеләп үткән, Писарев Алексей Иванович турында эчтәлекле мәгълүмат әзерләгән иде. Районыбызның оста куллы чигүчесе, “Түбәтәй” салоны хуҗабикәсе Фәния Галимҗанова,  татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина килгән кунакларга калфак ясау һәм шәҗәрә төзү буенча осталык дәресләре үткәрде. "Милли кухня традицияләрен торгызу- мәдәни күптөрлелеккә илтүче юл» проектының авторы, район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнисә Туктамышева балаларны данлыклы якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның тормыш юлы, аның казанышлары белән таныштырды.  Районның “Ак калфак” татар хатын – кызлары оешмасы җитәкчесе Сәринә Юсупова һәм шул ук оешма әгъзалары Резеда һәм Алсу Фаляховалар балаларга  милли ризыкларыбызны әзерләү серләрен ачты.

Ә инде, үзләре әзерләгән ризыклар, мәктәптәге пешекче апалары пешергән коймаклар һәм пылау белән сыйлангач, балалар татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе уеннарын уйнап күңел ачтылар. Әлеге чараны районның “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Алия Сабирова һәм “Ура, авылга!” проектының әйдәманнары бик мавыктыргыч итеп оештырдылар. Олы Нырсы авылы балаларның шат авазларыннан гөрләп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев