Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Могҗиза» театр студиясе тарафыннан «Алтын алма» әкияте куелды

Бүген район мәдәният йортында К.Тинчурин театры каршында эшли торган «Могҗиза» театр студиясе тарафыннан «Алтын алма» әкияте куелды.

Театрның әйдәп баручы артистлары элек уйнаган спектакльдә хәзер мөмкинлекләре чикле балалар катнаша. Пьесаның авторы – Шамил Фәрхетдинов. Шунсы да куанычлы әлеге спектакльдә райондашыбыз Айрат Якупов та катнаша.
 

«Спектакльнең үзенчәлеге шунда: һәрбер әкиятнең нәтиҗәсендә бары тик яхшы гамәлләр ята. Ул да булса тугрылык, ышану, дуслык, ярдәмләшү. Безнең студиябезнең дә «Без бергә! Без көчле!» дигән девизы бар. Әлеге әсәр аңа да бик тәңгәл килә. Бу әкият мөмкинлекләре чикле балалар карашы аша тасвирлана», ди спектакльнең режиссеры Салават Хәбибуллин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев