Муса Җәлилнең тууына 117 ел
Муса Җәлил... Бу исем һәркемгә яхшы таныш. Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое. Апрель ае Тукай ае булса, февраль аен без Җәлил ае дибез, чөнки без февраль аеның беренче яртысын тулысы белән шагыйрь Муса Җәлилгә багышлыйбыз.
Быел да Муса Җәлилнең тууына 117 елны, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында да , зурлап билгеләп үткәннәр. Аның иҗаты, тормыш юлы, балачагы белән танышып, “Муса Җәлил- балалар дусты” дип исемләнгән кичә үткән. Чарада балалар кызыклы уеннар уйнаган, җырлар җырлаган, М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев