Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Өченче сулыш” белән эшлиләр

Районда урып-җыю компаниясе төгәлләнеп килә. Әмма шуңа да карамастан, районыбыз кырларында әле дә кызу эш кайный, игенче - механизаторларыбыз “өченче сулыш” белән эшли.

Әйе, тоташ яуган яңгырлар быелгы уракны әнә шулай аерым өлеш - сулышларга бүлде. Синоптиклар бу атнада коры, җылы һава торышын, ә киләсе атнадан кабат кыска вакытлы пыскак яңгырлар башланачагын фаразлый. Шуңа да игенче - механизаторларыбыз бу көннәрдә  һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп хезмәт куярга тырыша.

Ренат Гатауллин, Илһам Мөҗипов, Марат Вәлиуллин (“Алан” акционерлык җәмгытеннән), Илсур Хәмиуллин (“Игенче” ширкәтеннән) Ринат Афзалов (“Чулпан” ширкәтеннән), Владимир Мазарченков (“АгроЛак” ширкәтеннән)  Ильяс Җәләлетдинов, Данил Шигаев, Рәмис Хәнәфиев, Нәфис Мөхәммәгалиев, Валерий Апаров, Васил Вәгыйзов, Рафил Гыйниятуллин һәм Искәндәр Нияз Тимербаев,  Мәүлетгали Хәбибуллиннар (җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән) әнә шундыйлардан.

Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе тарафыннан 10 сентябрь иртәсенә чыгарылган “Ярыш экраны”нда хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев