Олы Мишәдә  «Без — юлларда куркынычсызлык өчен» чарасы узды
Район яңалыклары

Олы Мишәдә «Без — юлларда куркынычсызлык өчен» чарасы узды

Олы Мишә мәктәбендә «Без — юлларда куркынычсызлык өчен» дип исемләнгән ЮИД отряды чарасы узды.

Яшь инспекторлар мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләргә уен рәвешендә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләү өчен кунакка килделәр. Укучылар балалар өчен викториналар, хәрәкәтчән уеннар һәм эстафеталар үткәрделәр. Балалар светофор сигналларын кабатладылар, юлны кайда кичү куркынычсыз икәнен белделәр.


Нет комментариев