Олы Нырсыда  «Милли кухня традицияләрен торгызу — мәдәни күптөрлелеккә юл» осталык дәресе узды
Район яңалыклары

Олы Нырсыда «Милли кухня традицияләрен торгызу — мәдәни күптөрлелеккә юл» осталык дәресе узды

Үзенең сәнгатькә гашыйк талантлы халкы, тарихи урыннары белән дан тоткан Олы Нырсы авылында, «Милли кухня традицияләрен торгызу — мәдәни күптөрлелеккә юл» дип исемләнгән, «Ура, авылга!» проекты кысаларында, чираттагы җылы һәм күңелгә ятышлы осталык дәресе узды.

Балалар остазлары –  Айсинә апаларының  киңәшләрен тыңлап, үз куллары белән, татар халкының милли ризыгы -  чәк – чәк пешерделәр. Аш – су әзерләү серләренә төшенделәр, төрледән - төрле сорауларга җавап биреп истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Ахырдан, үзләре пешергән чәк – чәк белән әйдәман апаларын, әти – әниләрен, кунакларны сыйладылар.

Димәк, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, татар ашларын дөньяга таныткан легендар аш-су остасы, якташыбыз Юныс Әхмәтҗановка лаеклы алмаш үсә! 

  

Нет комментариев