Онытырга тиеш түгелбез
Иртәгә Ватан геройлары көне. Әлеге уңайдан, бүген, Теләче үзәк ял паркында үз гомерләрен илебез тынычлыгы өчен корбан итүче сугышчы -интернационалистларга, локаль сугышларда һәм хәрби конфликтларда, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз истәлегенә төзелгән һәйкәлне ачу тантанасына җыелдык.
Истәлекле чарада муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрид Хәнифов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Михаил Сыровацкий, Тимур Камалетдинов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров катнашты. Чыгышлардан соң Ватан азатлыгы өчен шәһит киткән якташларыбызның якты истәлеге бер минут тынлык һәм чәчәкләр салу игълан ителде.
Соңыннан тантанада катнашучылар район мәдәният йортының фойесында күргәзмәләр белән танышты һәм сәхнәдән бәйрәм концертын тамаша кылды.
Якташларыбыз истәлегенә һәйкәл ачу тантанасын һәм бәйрәм концертын сез түбәндәге рәсемнәрдә күрә аласыз. Концертта муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән берлектә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Зәкиҗанов та катнашты һәм теләчелеләргә изге теләкләрен җиткерде, Геройларыбызны тәбрикләде. Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев