Оста куллы, җитез хуҗабикәләр бәйгесе
Район яңалыклары

Оста куллы, җитез хуҗабикәләр бәйгесе

Бүген “Туган авыл” күңел ачу үзәгендә (җитәкчесе - Рифкать Зиятдин улы Шәфыйков) дүртенче тапкыр районкүләм “Милли ашлар бәйгесе” үткәрелде.

Анда районыбызның төрле авылларыннан җыйналган пешерү - төшерү эшенә һәвәс, оста куллы хуҗабикәләр, ханым вә туташлар, фольклор коллективлар катнашты. Алар пешергән, ясаган ризыкларын тәмле тел белән генә түгел, җыр-биюләр, шаян шигырьләр аша да тәкъдим иттеләр. 

Әлбәттә, Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасы мөдире, “Бөтендөнья татар конгрессының Теләче районы бүлеге җитәкчесе Алисә Дәүләтшина җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссиягә алар әзерләп килгән искиткеч тәмле, затлы камыр ризыкларына, ашларга, кабымлыкларга һәм төрле тәм-томнарга бәя бирү җиңеллләрдән булмагандыр. Комиссия составында гомер буе (50 елга якын!) гомуми туклану системасында аш - су пешергән пешекче Фәния апа Мөбәрәкова белән аш - су остасы, Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасы пешекчесе, “Балалар пешекчеләре” республика бәйгесе призеры, өстәвенә, искиткеч моңлы тавыш иясе Зөлфия Хәлиуллина эшләде. Фәния апа үзенең хезмәт юлын сигезенче сыйныфны тәмамлауга Иске Җөри урта мәктәбендә пешекче буларак башлый. 

 Бу көнне районыбыз үзешчәннәре - республиканың Атказанган мәдәният хезмәткәрләре - Флүзә Галәвиева белән Әлфия Поташоваларның, яшь җырчыбыз Рада Әхмәтгаязованың дәртле җырлары аш-су бәйрәменә матур, кабатланмас төсмерләр өстәде. Әлфия Белән Рада дуэты башкарган “Чәк - чәк” җыры бәйрәмнең темасын бөтенләе белән ачты. Чәк - чәк халкыбызның алыштыргысыз милли ризыгы.  Ул һәрвакыт, һәр бәйрәмдә табын күрке, йөзек кашы, аның белән дәрәҗәле кунаклар каршы алабыз, күчтәнәчкә чәк - чәк биреп озатабыз. “Миләшкәй” (Караширмә), “Ядкарь”,  "Наз", "Гөлләр" (Олы Мишә), “Задоринка” (Әбде), “Рябинушка” (Ачы) фольклор ансамбльләре чыгышлары да бәйрәмнең гүзәл бер бизәгенә әверелде.

Җыр-биюләр, шигъри аһәңнәр белән үрелеп барылган чарада муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, аның хәләл җефете Гөлнур ханым катнашты һәм чыгыш ясады. Азактан, алар традицион бәйгедә төрле номинацияләрдә җиңү яулаган конкурсантларга дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар, бәйгенең киләсе елларда да дәвамлы һәм колачлырак масштабта үткәрелүен теләделәр. Алар да, чараны алып баручылар -  Рәйхана Антонова белән Равил Насыйбуллин да үзләренең чыгышларында якташыбыз, Олы Кибәхуҗа авылы тумасы, беренче татар рестораны оештыручы, Ленин һәм Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинар хезмәтләре өчен алтын медаль алган татар халык ашлары белгече Юныс Әхмәтҗановны зурлап искә алдылар. Хәзер безнең алда данлы якташыбызның тагын ике елдан билгеләп үтеләчәк  100 еллык юбилеен лаеклы каршы алу бурычы тора. “Милли ашлар - бәйгесе”нең дә яңа, кабатланмаган форматын булдыру зарур.

Фәнил Гаязов.

 


Нет комментариев