Паспортлар тапшырылды
Теләче урта мәктәбенең актлар залында, 9 декабрь - Ватан Геройлары көне һәм 12 декабрь - Россия Федерациясе Конститутциясе көне уңаеннан, “Без - Россия гражданнары!” Россиякүләм проекты кысаларында 14 яше тулган райондашларыбызга паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Әлеге истәлекле чара белән яшьләребезне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин белән “Движение первых” - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Засыпкина тәбрикләде һәм паспортлар тапшырдылар. Әлеге уңайдан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин:
- Ундүрт яшь тулу - балачактан олы тормышка күчү этабы. Бу шәхесне раслаучы төп документ - паспорт алу яше. Һәм нәкъ паспорт алган мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың. Кадерле егетләр, кызлар сезнең тормыш юлы әле башлана гына. Туганнарыгызның һәм якыннарыгызның барлык өметләрен акларсыз, традицион рухи - әлакый кыйммәтләрне сакларсыз һәм ныгытырсыз, киләчәк буыннар өчен үрнәк булырсыз дип ышаныбыз, - дип белдерде.
Укучыларга Россия Федерациясе гражданы паспорты белән бергә “Движиение первых” - Алдынгылар хәрәкәте” Бөтенроссия иҗтимагый - дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте эмблемасы төшерелгән тышлык һәм значок, шулай ук “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге бүләге тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев