Питрәч районының үзәк китапханәсендә танылган татар шагыйре һәм композиторы Газинур Әхмәтҗанов белән очрашу булды. «Шигырьләрдә минем йөрәгем» дип исемләнгән чара шигърият һәм татар мәдәниятен яратучыларны җыйды.
Кичәнең төп герое үзенең әсәрләрен укыды, иҗат юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Кичәне махсус кунаклар – Гөлшат Нуриева, Рада Әхмәтгаязова, Ландыш Баһави һәм Айдар Якупов чыгышлары бизәде.




Чыганак: вперед
Нет комментариев