Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Питрау»ның баш батырына ярты миллион сум акча тапшырачаклар

Быел республикакүләм «Питрау» бәйрәме 18 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында узачак. Бәйрәм кысаларында традицион рәвештә көрәш ярышы да оештырыла, «Питрау»ның баш батырына ярты миллион сум акча тапшырылачак.

Бәйрәмдә көрәшчеләр 5 үлчәү авырлыгында бил алышачак. Яшүсмерләр арасында һәр үлчәү авырлыгында I урынга – 25 мең, II урынга – 20 мең, III урынга 15 мең сум акчалата бүләк каралган. Олылар арасында исә һәр үлчәүдә I урынга – 50 мең, II урынга – 30 мең, III урынга 20 мең сум акчалата приз тапшырылачак.

Батырны бүләкләү тантанасында, күркәм гадәткә кергәнчә, «Керәшен чибәре» бәйгесе җиңүчесе дә катнашачак. 2026 елның иң чибәр һәм иң уңган керәшен кызы да «Питрау» бәйрәмендә билгеле булыр дип көтелә. Бәйрәмдә шулай ук танылган эстрада артистлары, фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

Чыганак һәм фото татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев