Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы биш көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Гади чәчечләр белән чәчүдә:
беренче урында - Әнәс Әхәт улы Гайнетдинов - “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы4
икенче урында - Габделәхәт Габделбарый улы Яппаров - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан.
Чәчү комплекслары белән чәчүдә:
беренче урында - Динар Нурзалин улы Гайнуллин белән Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;;
икенче урында - Шилякин Валерий Михайлович - җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән;
икенче урыда - Ильяс Илдар улы Җәләлетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “август - Теләче” ширкәтеннән.
Биш көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы игенче - механизаторы - Әнәс Әхәт улы Гайнетдинов иң күп нормо-смена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев