Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 7 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы биш көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Тырмалауда:
Беренче урында - Назаров Генадий Иванович - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
Икенче урында - Яковлев Евгений Аркадьевич - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан;
Чәчү комплекслары белән чәчүдә:
Беренче урында - Динар Нурзалин улы Гайнуллин белән Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
Икенче урында - Баканов Александр Николаевич - җаваплылыгы чикләнгән “Теләче - Август” ширкәтеннән;
Гади чәчкечләр белән чәчүдә:
Беренче урында - Илнур Гаптелмәннән улы Шәрипов - “Низамов М.Х,” крестьян - фермер хуҗалыгыннан акционерлык җәмгыятеннән.
Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча «Игенче» җәмгыяте игенче - механизаторы Айнур Рафаэль улы Гайнетдинов иң күп нормосмена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Исегезгә төшерәбез, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе тарафыннан язгы кыр эшләрендә иң күп нормосмена эш башкарган механизаторларга кызыксындыру чаралары билгеләү турында Нигезләмә эшләнгән иде. Нигезләмә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин карары белән имзаланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев