Премияләр билгеләнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 20 майга алынган мәгълүматларга караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар соңгы җиде көндә язгы кыр эшләрендә иң югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар.
Чәчү комплекслары белән чәчүдә:
Беренче урында - Динар Нурзалин улы Гайнуллин белән Зәфәр Фәрит улы Шәйхетдинов - җаваплылыгы чикләнгән “Алан” акционерлык җәмгыятеннән;
Икенче урында - Илдар Илдус улы Насыйбуллин - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
Гади чәчкечләр белән чәчүдә:
Беренче урында - Габделәхәт Габделбарый уллы Яппаров - “Әхмәтова Г.ф”.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан;
Икенче урында - Ильфир Мулланур улы Салихов - җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” шикәтеннән.
Өченче урында - Марат Габдулла улы Вәлиуллин - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән.
Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча “Алан” акционерлык җәмгыяте игенче - механизаторлары Динар Нурзалин улы Гайнуллин белән Зөфәр Фәрит улы Шәйхетдинов иң күп нормосмена эш башкаручы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев