Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Район башлыгы Айрат Фатхуллинның районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 34 ел тулу уңаеннан котлавы

Сайлаган юлыбыз туры булып, максатларга, зур үрләргә ирешергә насыйп булсын!

Хөрмәтле райондашлар! 28 нче ноябрь көнне районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына 34 ел тула. Шушы истәлекле вакыйга - бәйрәм уңаеннан барчагызны да ихлас котлыйм. Саулык – сәламәтлек, эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телим.

Районыбызда 13 меңнән артык күпмилләтле халык бердәм тату гаилә булып гомер кичерә. Төп байлыгыбыз – хезмәт сөючән, тырыш халкыбыз. “Туган җир” төшенчәсе җир йөзенә тәүге аваз салган нигездән, әби-бабай, әти-әни тире тамган туфрактан башлана. Теләче районында дөньяга килгән һәм бүгенге көндә фидакарь хезмәт, намус белән көн күрүче һәр кеше күңел түрендә газиз туган ягына, туган туфрагына карата иң самими, иң саф хисләрен кадерләп саклый.

Республикабыз язмышында районыбыз үзенең лаеклы урынын алып тора. Теләче районы - Татарстаныбызның аерылгысыз бер өлеше, аның казанышларында районыбыз халкының да саллы өлеше бар.

Район оешканнан бирле аның социаль-икътисади үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән халкыбызга, актив җәмәгать эшчәнлеге алып барган җитәкчеләребезгә, депутатларыбызга, җирле үзидарә хезмәткәрләренә дә олы рәхмәтемне җиткерәм.

Соңгы елларда Республика күләмендә алып барылган максатчан программалар кысасында районыбызда иң кирәкле тармакларда зур эшләр эшләнде. Балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл клублары, торак йортлар, модульле фельдшер акушерлык пунктлары, участок полиция хезмәткәрләренә йортлар, спорт объектлары төзелде һәм капиталь төзекләндерелде.

Халыкның яшәеше, районның экономикасы авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән. Туган төбәгебез республика авыл хуҗалыгы өлкәсендә тотрыклы үз урынын били.

Районыбызның үсеше, ирешкән уңышларыбыз өчен беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт Советына, республикабыз хөкүмәтенә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.  Якташлар җәмгыятенә районыбыз белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә булганнары өчен шулай ук ихлас рәхмәт хисләрен белдерәбез.

Киләчәктә дә сайлаган юлыбыз туры булып, максатларга, зур үрләргә ирешергә насыйп булсын. Безне туган районыбызга мәхәббәт берләштерә. Көчнең шул бергәлектә икәнен онытмыйча, хезмәт батырлары, ил батырлары булып яшәүләр язсын. Хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар, гаиләләрегезгә имин, тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек телим. 

Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев