Районда «Актив озын гомер» проекты эшен дәвам итә
Бүгенге көндә Теләче районында 4110 пенсионер һәм инвалид яши. Пенсия яшендәге гражданнар, хезмәт эшчәнлеген тәмамлап, үзләрен бераз кирәксез итеп хис итә башлыйлар.
Өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләгәндә еш кына әлеге категориянең игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләү, мәгълүматны кабул итү һәм ориентирлашу кебек функцияләренең начарлана башлануын тоябыз. Шуннан чыгып, районда «Актив озын гомер» проектын булдырып, әлеге функцияләр эшен яхшыртырга мөмкинлек бирә торган чаралар планын эшләнелгән. Әлеге проект "Гаилә" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
- Безнең максат – сәламәтләндерү, иҗади чараларга җәлеп итү юлы белән өлкән яшьтәге гражданнарның гомер сыйфатын һәм озынлыгын күтәрү, аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру. 2024 елда башланган Проект кысаларында даими эшчәнлек алып баручы мәнфәгатьләр буенча төрле юнәлештәге клублар оештырылган. Мәсәлән, сәламәтлек клубы (сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану һәм сәламәтлекне саклау практикасына күнектерә торган чаралар), интеллектуаль уеннар клубы (пазллар җыю, кроссвордлар чишү, судоку, хәтерне үстерү өчен өстәл уеннары һәм мнемотехник алымнар куллану), компьютер белеме дәресләре (ПК база белемнәрен өйрәтүдә өлкән буынга ярдәм күрсәтү, интернет-кибетләрдә сатып алу куркынычсызлыгы, дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану), волонтерлар клубы (проектта актив катнашучылар арасыннан активист волонтерлар командасы). Проект ярдәмендә без картлык – кеше тормышының үзеңне уңайлы һәм ышанычлы хис итәргә мөмкинлек бирә торган тулы канлы этабы икәнен исбатларга, җәмгыятьнең өлкән яшьтәге кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртергә һәм җәмгыятькә өлкән яшьтәге кешеләрнең потенциалын җиткерергә омтылабыз, – дип аңлатты Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Родник» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль эш буенча белгече Гөлшат Заһидуллина.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев