Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сертификатлар тапшырылды

Бүген муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә районыбызның “АгроЛак”, “Август - Теләче”, ширкәтләре, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Алан” акционерлык җәмгыяте кырларында булып язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Йөреш вакытында ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, җир белгечләре һәм игенче - механизаторлар белән очрашып сөйләште, яңгырлы язның үзенчәлекле - файдалы һәм тискәре якларын билгеләп үттеләр. 

Азактан соңгы биш көн эчендә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп эшләгән игенче - механизаторларга акчалата премия серификатларын тапшырды. Исегезгә төшерәбез, тырыш хезмәт әҗере буларак билгеләнгән акчалата премияләр ияләренә тантаналы шартларда Теләче Сабантуенда тапшырылачак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 13 май итрәсенә алынган мәгълүматларга караганда, язгы кыр эшләре тулы куәткә бара. Мисал өчен, бу көнгә районда 17523 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Планга карата үтәлеш - 62%. Исегезгә төшерәбез, план - 28093 гектар. Иртә бөртекле культураларлар 13367 гектар мәйданда игелгән. Планга карата үтәлеш - 78%. План - 17089 гектар. Чәчү темпы җаваплылыгы чикләнгән  “Август - Теләче” ширкәтендә, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Алан” акционерлык җәмгыятендә аеруча яхшы. Мәсәлән, “Август - Теләче” ширкәте белән “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында иртә бөртекле культураларны чәчүне төгәлләде инде. “Алан” акционерлык җәмгыятендә бу 88% күләмендә башкарылган. Хәзер хуҗалыклар  кукуруз, рапс культураларын чәчүгә керештеләр. Кукуруз чәчү аеруча “Алан” акционерлык җәмгыятендә, “Чулпан”   һәм “АгроЛак” ширкәтләрендә оешкан төстә бара.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев