Районда Халыкара Әниләр көненә багышланган чара узды
Бүген районыбызның «Туган авыл» күңел ачу комплексында махсус хәрби операциядә булган якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашу узды.
Чарага килгән әниләрне Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, «Теләче Якташлар җәмгыяте” җитәкчесе Ирек Даутов тәбрикләде. Ә Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов, күп санлы конкурслар лауреаты Инсаф Бәдретдинов һәм район үзешчәннәре моңлы җырларын бүләк иттеләр.
- Әниләребез, нинди генә тармакны алсак та, районыбызда, республикада, җирлекләребезгә зур өлеш кертеп хезмәт итәләр. Әлегедәй матур бәйрәмнәрдә гел дә шулай очрашырга язсын. Иң мөһиме - махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау булып, безнең арага, кадерле әниләре янына, якыннары янына кайтып, районыбыз үсешендә үзләренең өлешләрен кертеп, матур тормышларда яшәргә язсын! Илебез тынычлыгы өчен һәлак булган якташларыбызның туганнарына сабырлык телим. Башка бала хәсрәтләре күрергә язмасын сезгә. Аларның исемнәре мәңгелек булырга тиеш, диде Айрат Гилван улы, очрашуны башлап җибәреп.
Чара барышында, Теләчедә яшәүче Мөршидә апа Егорова, әлеге очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм залда утыручы әниләргә мөрәҗәгать итеп:
- Улым сугышта үлде. Мин аңа “Улым, бармыйсыңмы әллә соң, ник барасың” дип әйтә идем, “Мин үз гаиләмне, илемне сакламасам, кем сакларга тиеш. Мин барам” дип китте ул. Мин барлык әниләргә дә бәхет-шатлык телим, сабырлык телим. Балаларыгыз исән- сау кайтып, сезне бәхетле итүләрен теләп калам, - диде, күз яшьләрен эчкә йотып.
Безгә хәзер бердәмлек, татулык, изгелек хисләре аеруча да кирәк. Элек-электән, илгә килгәнне ил белән күтәргән халкыбыз. Җир йөзе изге күңелле, ярдәмчел кешеләр белән тулы. Шул изгелек кешеләрне бер йодрыкка җыярга, бердәм итәргә сәләтле дә. Бердәмлекнең, изгелекнең ачык мисалы булган теләчелеләрнең махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен ризык әзерләве, бу ризыкка күңел җылысын салып эшләве сокландырмый кала алмый. Волонтерлар арасында солдат әниләре дә бик күп. Ул әниләр дә безнең белән бергә булгач, димәк, без кирәкле эш эшлибез. Әлеге акцияләр, солдатларга караганда да, халыкка күбрәк кирәк, дип уйлыйм мин, чөнки бу эш йөрәкләрне йомшарта, күңелне дәвалый, бер-берләрен белмәгән кешеләр үзара аралаша башлый - алар бергә кич утыра, авылларда өмә үткәрә.
Безнең әниләр татар традициясендә тәрбияләнгән сабыр әниләр. Аларда булган күркәм холык сыйфатларына өстәп сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез, тормышның матурлыгына сөенеп яшәүләрен телисе килә.
Әлеге чараны уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән хөрмәтле якташыбыз Фирдүс Фатыйх улы Зариповка олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Илнур Валиуллин һәм Зөлфия Ибраһимова фотоларпы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев