Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Районкүләм конференциядә

Бүген муниципаль район Советының зур утырышлар залында районның дәүләт һәм халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләре профсоюзлары активы конференциясе булып үтте.

Аның эшендә  муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район администрациясе аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, Татарстан Республикасы Профсоюзлары оешмасы рәисе Ольга Калашникова, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан райондашыбыз Рәдиф Шакиров (Теләче) катнашты һәм чыгыш ясады. 

Конференциядә фикер алышуда Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рәхмәтуллин, “Теләче” балалар спорт мәктәбе методисты Лилия Маракова,  «Родник” халыкка комплекслы социаль  ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Альбина Хәйруллина, районның финанс - бюджет палатасы рәисе Рәис Яхин чыгыш ясады.

Азактан, Татарстан Республикасының Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының районары инспекторы Эмиль Гаязовка Украинадагы махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерләүдә күрсәткән активлыгы өчен “Фронтка ярдәм иткәне өчен” медале тапшырылды. Бертөркем профсоюз активистлары Татарстан Республикасы Профсозлары оешмасының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, актив райондашларыбыз профсоюзлар сафына кабул ителде, аларга билетлар тапшырылды.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев