Районның туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар
Район яңалыклары

Районның туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар

20 май көнне зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләре белән бергәлектә, районның туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар.

Балалар борынгы чорлардан алып,  бүгенге көнгә кадәрге экспонатлар – тормыш-көнкүреш әйберләре, халыкның кием-салымы, эш кораллары, өй җиһазлары белән таныштылар. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы, музей хезмәткәрләренә эчтәлекле экскурсия өчен  рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп кала! 


Нет комментариев