Республика семинарында
21 октябрь көнне Татарстан Республикасы Балтач район мәдәният йортында Татарстан Республикасының матди булмаган этномәдәни байлыгы объектлары белән эшләүгә багышланган «Традицияләр турында» республика семинары узды.
Семинарда республиканың Балтач, Саба, Биектау, Питрәч, Теләче, Әтнә, Арча, Кукмара муниципаль районы вәкилләре катнашты. Теләче районыннан семинар эшендә район мәдәният йорты методисты Зөлфия Мәхмүтова һәм Олы Мәтәскә авыл мәдәният йорты директоры Гөлнур Гыймранова катнашып, Теләче муниципаль районының матди булмаган этномәдәни байлык объекты муниципаль каталогына кертелгән “Тула басу” йоласы презентацияләнде.
Семинар кысаларында «Таткультресурс үзәге» ДБУ директорының фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге буенча урынбасары Гөлназ Латыйпова республиканың Идел аръягы зонасы мәдәният учреждениеләренең матди булмаган этномәдәни байлыкларны өйрәнү һәм теркәү өлкәсендәге эшчәнлегенә анализ ясады, шулай ук мондый объектларны теркәгәндә һәм төзегәндә җибәрелгән типик хаталар турында сөйләде.
Семинар кысаларында Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан матди булмаган этномәдәни байлык объектларын өйрәнү буенча төшерелгән «Казанский шов» фильмы тәкъдир ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев