Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын тапшырдылар
Бүген Әбде авылында яшәүче Осина Елена Ильиничнага 95 яшь тулды. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хаты, чәчәкләр, истәлек бүләге тапшырылды.
Юбилярга Тәбрикләү хатын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин, район ветераннары Советы рәисе Рәис Заһидуллин һәм Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин тапшырды.
Гомерен укытучылык эшенә багышлаган Елена Ильинична бүген уртанчы кызы Раиса тәрбиясендә көн күрә. Әч бала тәрбияләп үстергән (ике кыз, бер ул) Елена Ильиничнаның биш оныгы , бер оныкчыгы бар. Юбилярның язмышы турында тулырак «Теләче» район газетасының алдагы саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев