«Россиянең Ел тәрбиячесе» республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды
6 февраль көнне «Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе базасында 2025-2026 уку елында «Россиянең Ел тәрбиячесе» республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды.
Биредә республиканың алты районыннан: Балтач, Арча, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә районнарыннан талантлы педагоглар катнашты. Конкурс өч этаптан торды.
Бәйгедә катнашучылар арасында Теләче өченче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Саетова Д.Р.да бар иде. Бәйгенең зона этаплары нәтиҗәләре март аенда игълан ителәчәк. Барлык катнашучылар югары дәрәҗәдәге профессионализм, иҗади эшләү һәм үз һөнәрләренә мәхәббәт күрсәттеләр.Барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм яңа һөнәри казанышлар һәм якты иҗади идеяләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев