Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре барышында Теләче районына килде, ул биредә авыл хуҗалыгы кырларын карады һәм җирле актив белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгьлүматлар буенча, Теләче районында бүгенге көнгә чәчү эшләре 28% ка башкарылган. Хуҗалыклар орлык һәм ягулык белән тәэмин ителгән, ә халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә даими рәвештә шактый субсидияләр ала.
Эшлекле сәфәр барышы хәбәрчебез Фәнил Нигьмәтҗанов фотоларында.
Нет комментариев