Шәһәргә - авыл ярдәме
Бүген республикабызның эре шәһәрләрендә - Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Казанның «иске шәһәр» перфектурасына караган мәйданчыкта районыбыз җитештерүчеләре сәүдә итте. Аның барышыннан күренгәнчә, кала халкы авыл халкын күптән көткән. Шуңа да ул бик иртән – биштә үк башланды.
Ярминкә барышын муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да карады. Йөреш вакытында ул продукциянең бәяләре, ассортимент белән танышты, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты.
Шәһәр халкы райондашларыбыз эшчәнлегеннән канәгать калды. Ярминкә дәвамында аларның күңелен район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Дулкын» фольклор ансамбле егетләре-кызлары күрде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев