Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Шәһәрне яратмаган

Һәрчак шат, көр күңелле һәм башкаларга шундый кәеф бүләк итүче Рәмис Рифкать улы Хәнәфиев җаваплылыгы чикләнгән “Август-Теләче” ширкәтендә дистә елдан артык хезмәт куйса да, комбайнда бишенче елын гына эшли. Алдагы елларда МТЗ-1221 тракторында хезмәт куйган. Быелгы уракта ул ширкәт комбайнчылары арасында бишенче класслы РSМ-161 комбайны суктырылган ашлык күләме буенча, Ильяс Җәләлетдинов белән Данил Шигаевтан кала өченче урынны яулады.

Трактор дигәннән, Рәмис тракторда эшләвен әле дә дәвам итә: куәтле “Аксион-950 тракторы белән язгы чәчүдә катнаша, кышын исә башка хезмәттәшләре белән бергә заводта, остаханәдә хезмәт куя. Ел әйләнәсе киеренке, җитештерүчән хезмәттә ул.

Рәмис үзе Иске Җөри авылы егете. Урта мәктәптән соң, Саба аграр көллиятендә белем алган, анда инженер-техник белгечлеге үзләштергән. Соңрак, читтән торып Казан химия-технология институын тәмамлый.

Бүген алар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы хәләл җефете Миләүшә, әниләре Лилия ханым белән бергә төп йортта яшәп, уллары Рамазанны үстерәләр. “Шәһәрне яратмадым. Авылны үз күрәм. Сессиягә барганда да тизрәк авылга, өйгә кайтасы килде”, - ди Рәмис бүгенге тормышына шөкер итеп. Шулай булмыйни, биредә аны туып - үскән нигезе, газиз әнисе, сөекле хәләле Миләүшә, нәсел дәвамчысы - сабые Рамазан көтеп тора лабаса.

Фәнил Нигьмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев