Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сайлаулар оешкан төстә бара

Бүген Татарстан Республикасы Рәисен, муниципаль берәмлекләрдә депутатлар сайлаулар көне.

Әлеге уңайдан, хәбәрчебез Фәнил Нигъмәтҗанов, Теләче авылында урнашкан 2668, 2670 һәм 2669 нчы номерлы сайлау участокларында булып, сайлауларның барышы белән танышып кайтты. 

Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез әлеге сайлау участокларында сайлау барышын күрәсез. Район мәдәният йортында урнашкан 2668 номерлы сайлау участогына килүчеләр «Бакчачылар көне» уңаеннан оештырылган күргәзмә белән таныша, район мәдәният йорты үзешчәннәре  тарафыннан күрсәтелгән бәйрәм көн концертын тамаша кыла алды. Һәр өч участокта да Теләче авылының 1,2 һәм 3 номерлы балалар бакчалары пешекчеләре сайлауга килүчеләрне кайнар чәй, тәмле коймак белән каршы алды. 

Сайлаулар оешкан төстә бара. Мәсәлән, 2668 номерлы сайлау участогынд, көндезге унбергә  46%, 2670 номерлы сайлау участогында 11.38 сәгатькә – 52, 83%, 2669 номерлы сайлау участогында 14.00 сәгатькә – 68% сайлаучы тавыш биргән иде. 

 

2668 номерлы сайлау участогында быел 18 яше тулган – 14, 2670 номерлы сайлау участогында – 12, 2669 номерлы сайлау участогында 14 яшь сайлаучы тавыш бирәчәк. 

Фәнил Гаязов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев