Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Саклык комачау итми

Җәйге чорда, аеруча балалар каникулга чыккач аларга игътибарлы булу сорала. Бу инде безгә өлкәннәргә юлларда иминлекне кайгыртырга, балалалар, әти-әниләр белән профилактика мәсьәләрен искә төшерергә кирәклеген искәртә.

Кыш буе саклауда торган велисопедлар, самокат, мотоцикллар чыга. Күпме генә  иминлек хакында сөйләсәктә, күңелсез хәлләр чыгып тора. Районның ЮХИДи бүлегеннән алынган мәгълүматлар да уйландырмый калмый. Җәй көне балалар гел урамда, олылар тарафыннан игътибар, күзәтү дә җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да юл йөрү кагыйдәләрен белү, саклык чараларын күрү мөһим.

Яктылык кайтаручы элементлар: беләзек, тасма, төрле ябыштыра торган әйберләр юл һәлакәтләрен 6,5 тапкырга киметергә ярдәм итә. Караңгыда машина фарасында кеше 50 метрдан күренсә, яктылык кайтаручы элемент булганда 200 метрдан үк абайлана. Шунлыктан гади генә бу әйберләргә игътибарны бирсәк иде.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яшь тулмыйча балаларга велосипедта машина юлына чыгу тыела. Җәяүле кичүе аша чыкканда велосипедчы бары җәяүле буларак кына, ягъни велосипедыннан төшеп кенә чыга ала. Велосипедта йөргәндә балаларга гына түгел, олыларга да саклану чараларын күрергә, махсус шлем, тезгә саклавычлар кияргә киңәш итәбез. Шулай ук самокатлар белән дә олы юлларга чыгарга рөхсәт ителми. Таныклыгы булмаган килеш машина, мотоцикл йөртү очраклары булу да борчый. Кайбер балалар әйтмичә дә машина ачкычын алып чыга. Бу хәлләр аяныч төгәлләнергә мөмкин.  

Көтеп алынган җәйге каникулны матур, имин итеп уздырырга, юлларда һәрбарчабызга имин йөрергә язсын.

Илнур Хамидуллин, район юл куркынычсызлыгы  комиссия җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев