Фазуллин Шамил Гали улы Алан авылында хат ташучы булып 2019 елдан бирле эшли. Ул быел 2026 елның беренче яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча “ТАТМЕДИА” АҖнең Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булды.
- Газетага бик күп язылмасалар да, язылучылар бар. Күбрәк район газетасына, “Сердәш”, “Себерке”, “Уртак түшәк”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан” газеталарына язылалар, - диде Шамил Гали улы.
Ә сез язылырга өлгердегезме әле “Теләче”гә, хөрмәтле райондашлар?
Нет комментариев