Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сәнгать фестивале старт алды

18 октябрь көнне районыбызда дүртенче тапкыр «Талантлы яшьләр- халкыбыз горурлыгы» дип исемләнгән сәнгать фестиваленә старт бирелде.

Аны беренчеләрдән булып, Олы Мишә авыл җирлеге яшьләре башлап җибәрде. Фестиваль концертларында аеруча Түбән Саурыш авылы яшьләре зур активлык күрсәтте. Арада инде берничә фестивальне «узган», тәүге тапкыр сәхнәгә чыгучы яшьләребез дә булды. Җыйнак, әмма оешкан төстә узган концертны тамашачы яратып карады һәм яшьләребезне алкышларга күмде. 

Башкаручыларның осталыкларына район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәя бирде. Соңыннан, җитәкче, тамашада катнашкан яшьләребезгә рәхмәт белдереп, аларның алдагы тормышларында уңышлар теләде.

Бу хакта тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев