Шәткенең  «Гром» командасы 2 урынга лаек булды
Район яңалыклары

Шәткенең «Гром» командасы 2 урынга лаек булды

Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының җыелма командалары арасында барган 2024-2025 елның ПЛХЛ ( Поволжская любительская хоккейная лига) кубогына үткәрелгән хоккей турнирында Шәткенең «Гром» командасы 2 урынга лаек булды!

 Әлеге кубок өчен 17 команда көч сынашты! 

Ә  турнирның иң яхшы һөҗүмчесе булып Ильфир Җәләев танылды!

Команда һәрвакыт ярдәмгэ килүче иганәче - «АгроЛак» ширкәте җитәкчесе  Фәрит Гиләҗетдиновка, команда  өчен җан аткан барлык авылдашларына, туганнарына, дусларына, райондашларына һәм  район җитәкчеләренә зур рәхмәтләрен  җиткерә. 


Нет комментариев