Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сезне бәйрәмдә көтәбез!

Белгәнегезчә, 23 август көнне Баландыш авылында, инде дүртенче ел рәттән, “Түгәрәк уен” фольклор бәйрәме үтә. Әлеге бәйрәм быел да “Блогерлар сабан туе + Түгәрәк уен” исеме астында узачак.

Хөрмәтле райондашлар! Бәлки кемнеңдер узачак чарага үз өлешен кертәсе - иганәче буларак катнашасы киләдер. Әлеге сорау белән +7 927 037-34-24 номерына шалтырата аласыз.

Быелгы программага бик күп кызыклы уеннар, танылган җырчылар, фольклор коллективлар һәм гармунчылар чыгышы, ат чабышы, республикабызның төрле шәһәрләреннән җыелган татар блогерлары белән аралашу һәм башка күп чаралар кертелгән. Бәйрәмдә көтеп калабыз сезне, хөрмәтле якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев