Шигъри тәлгәшләр
Көзләр җиткәч, күңел никтер елый, Агачлардан яфрак коела...
Өмет.
Көзләр җиткәч, күңел никтер елый,
Агачлардан яфрак коела.
Көткән чакта хәбәр сөйгәнемнән,
Бик ямансу булып тоела.
Мин бит ир- ат, ләкин тыя алмыйм,
Акрын гына тамган күз яшем.
Ялгыз гына әллә картаюмы?
Янымда юк тормыш иптәшем
Мин яратам, ләкин хәбәр килми,
Риза булып биргән җавабын.
Тырнак белән ябешеп тормыш итәм,
Тешем тарта тормыш газабын.
Ераклардан өйгә кайткан чакта,
Каршы чыгар иде сөйгәнең.
Киләчәккә өмет белән карап,
"Мин риза",- дип җавап биргәнен.
Күңелемнән чыккан шигырь язам,
Туар аңа бәлки җырлары.
Шаулатасы иде урамнарын,
Мәхәббәт һәм сөю җырларын.
Акрын гына атлыйм, караңгы төн,
Син бары тик минем хыялым.
Яннарымда кебек мин хис итәм,
Киткән чакта иртүк уянып.
Нишлисең бит, көннәр уза тора,
Акрын гына тормыш итәсең.
Өметемне өзми көтеп яшим,
Җылы сүзең килә ишетәсем.
Газинур Әхмәтҗанов, Азнакай шәһәре.
20 октябрь. 2025 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев