Шигырьләремдә - туган ягым
Район яңалыклары

Шигырьләремдә - туган ягым

Бүген сезгә бәйгегә килгән алдагы шигырьне тәкъдим итәбез.

Эш башы Бисмиллаһ булса, Суз башы Иншаллаһ,
Аллага тапшырдык, дисәң ,барсы да яхшы була.
Бәйрәм бүген, дуслар, әйтә алам авызымны тутырып,
Шатлан күңел, шатлан халык, рәхәтләнеп утырып.
 
Күп тә түгел, әз дә тугел - 35 яшь! Теләчем
Котлы булсын туган көнең синең, килә диясем.
Урман кырлар, җир - сулар, басу игеннәр,
Барсы Сиңа аллаһыдан мирас итеп иңелгән.
 
Тук башаклар басуларда бер- берсенә карашып
Якты кояш жылысында үсәләр шатланышып.
Кайчандыр сине Теләчем, таратып карадылар,
Торып бастын өр яңадан, бүлгәли алмадылар.
 
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре дип,
Әйтемнәр дөрес булмады, барыбер оештык бит.
Районыбыз киләчәктә үз юлыннан тайпылмас
Ифрат илһамлы халык, Теләчәдән аерылмас.
 
Районның бәхәсез хәзинәсе - якташларыбыз,
Галимнәре, язучылары - санап бетергесез.
Муллыкны аңлата Теләче Герб тәлинкәләре,
Берсендә ашлык, хәзинә һәм алтын тәңкәләре.
 
Күршеләрең Балык Бистәсе, Питрәч, Арча, Саба, Мамадыш,
Балкыйсын урталарында, бу бик матур куренеш!
Республика " йөзек кашы"- диясе килә Сиңа,
Озакламый шәһәргә дә әйләнерсең, Иншаллаһ !!!
Лера Хуҗина, Сауш - Теләче.

Күп тә түгел, әз дә тугел - 35 яшь!


Нет комментариев