«Татар сүзе» -  яңа форматта
Район яңалыклары

«Татар сүзе» - яңа форматта

28 октябрьдә Казан Кремлендә «Татар сүзе» телевизион нәфис сүз бәйгесенең яңача форматына презентация узды һәм проектка старт бирелде. Бу елдан ул «Сәләт» яшьләр оешмасы, Шаян ТВ, ТНВ, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр оешмасы белән Татарстан Рәисе каршындагы Телләр комиссия ярдәмендә үтәчәк.

Мәртәбәле жюри, чакырылган кунаклар һәм журналистларга бәйге турында «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов тәфсилләп сөйләде, яңалык һәм үзгәрешләрне җиткерде. Жюри әгъзалары да үзләренең теләк-ыикерләрен белдерде. Чакырылган кунаклар арасында хәрәкәтнең Теләчедәге бүлек җитәкчесе Алия Сабирова һәм Алдынгылар хәрәкәтенең «Медиа» юнәлеше лидеры Руфинә Гарифуллина да бар иде. 

Бәйгегә гаризалар кабул итү 28 октябрьдән башлап 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Февраль - март айларында төрле номинацияләрдә гариза һәм видеоязмаларын җибәргән катнашучыларга жюри бәя биреп, апрель аенда «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесенең гала концерты узачак.

Бәйге турында тулырак сайттан укып белергә мөмкин: https://tatarsuze.ru/


Нет комментариев