“Шигырьләремдә - туган ягым” шагыйрьләр бәйгесе бара
Теләче районы кабаттан оешуга 35 ел тулу уңаеннан “Шигырьләремдә - туган ягым” шагыйрьләр бәйгесен дәвам итәбез.
Бәйге әдәби иҗатка сәләтле, талантлы шагыйрьләрне табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырыла.
Бәйгедә 17 яшьтән башлап һәркем, үзе язган шигырь белән (ике дәүләт телендә дә) тапшыра ала.
Бәйгегә эшләр 2026 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк.Бәйгегә катнашу өчен гаризаны һәм Нигезләмәдә куелган таләпләргә тиешенчә җавап бирерлек итеп әзерләнгән әсәрне электрон юл белән tulinf@rambler.ru адресына, ә басма хәлендә Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 йорт адресы буенча юлларга кирәк.
Белешмәләр өчен телефон номеры: 89393967641
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев