Студентлар өчен йөклелек буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде
2025 елның 1 сентябреннән көндезге бүлектә укучы студентлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләүнең яңа федераль тәртибе үз көченә керде. Студентлардан мөрәҗәгатьләр кабул итү һәм эшкәртү эшчәнлеге дәвам итә.
Пособие күләме хезмәткә сәләтле халык өчен региональ яшәү минимумы күләменең 100 % ыннан чыгып исәпләнә. 2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бу күрсәткеч 17 547 сум күләмендә билгеләнде. Шулай итеп, йөклелек һәм бала табу буенча стандарт саналучы 140 көн дәвамлылыктагы ял өчен студент 81 886 сум күләмендә түләү алырга мөмкин. Бала табуның катлаулы очрагында ял 156 көнгә кадәр озайтыла, пособие суммасы якынча 91 244,40 сум тәшкил итәчәк.
Гаризаны йөклелек 30 атнадан узгач тапшыру мөһим. Төрле җенестәге йөклелек булган очракта, 28 атнадан соң мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза бирү өчен кулда алда әйтеп узган ике белешмә булу зарур. Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, «Минем документлар» үзәгендә(күпфункцияле үзәктә) яисә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтенә шәхсән мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Әлеге түләүләр «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев