Сугыш чоры баласының күргәннәре (»Яшь журналист» район бәйгесе кысаларында)
Әлеге язма авторы Шәтке урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Рәзилә Габделхәева.
Бөек Ватан сугышының тынганына да 81 ел була быел. Без сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, әби-бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез.
Ел саен шушы вакыт җиткәндә, мин стенада эленеп торган бабамнарның фотосурәтләренә карап, алар белән сөйләшәм. (Әтием ягыннан да, әнием ягыннан да бабаларым минем сугышта катнашканнар.)
Беркөнне, иске альбомны актарып утырганда, кәгазьләр арасыннан мин бер язмага тап булдым. Ул бабам Хаҗинурның үзе турында, сугыш чорындагы күргәннәре, авыр тормышы турындагы истәлекләр булып чыкты. Кызганычка каршы, бабам бүгенге көндә инде безнең арабызда юк. Бүген мин яраткан бабам сөйләп калдырган истәлекләрне сезнең белән дә уртаклашасым килде.
Әтиемнең әтисе – Хаҗинур бабам – сугыш чоры баласы. Ул шул вакыттагы вакыйгаларны еш сөйләп утыра торган иде безгә, дип искә ала абыйларым. (Мин, бабам вафат булганда, кечерәк булганмын шул). Әле дә ярый аның сөйләгәннәрен Дәү абыем язып алган булган икән, юкса, ул үзе белән никадәр истәлекне алып китәсе булган икән бит!
- Мин, Габделхаев Хаҗинур Габделхәй улы, 1940 нчы елның 17 нче апрелендә Теләче районы Шәтке авылында Габделхәй белән Гайниҗамал Хамизовлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен. Мин туганда инде минем Габделхак, Габделәхәт, Габделнур, Габделбәр исемле абыйларым бар иде. Ә миннән соң туган Кәримә сеңлем һәм Фәннур исемле энем сабый чакта ук ачтан гүр иясе булдылар. Күп балалы (җитмәсә, әле ир балалар!) гаиләдә тормыш авырлыгы болай да аңлашыла. Аның өстенә, сугыш башланды...
Әтиебезне сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алып киткәннәр. Ул Волхов фронтында сугыша. Анда каты яраланып, 8 ай госпитальдә ята. Анда бераз савыккач, аны авылга кайтаралар. Әти биредә ат караучы булып эшли. Бераздан аны яңадан сугышка чакыралар. Ул күп тапкырлар яралана. Аның аркасында пуля, мина ярчыклары тишкәләп бетергән тишекләр бик күп иде. Әтиебез Җиңү көнен Кенигсберг шәһәрендә каршылый.
Әтием сугышка киткәндә миңа нибары 1 яшь булган. Шуңа күрә мин аның ничек киткәнен әйтә алмыйм. Мин аны, сугыштан кайткач та, әти буларак кабул итә алмадым әле, чөнки аңа әллә нинди чит абый буларак карый идем. Хәтеремдә: әти безгә, күчтәнәч итеп, балык консервасы һәм әзрәк шикәр комы алып кайткан. Миннән сорыйлар икән: “Моны кем алып кайтты?”- дип. Мин: “Теге”, - дип йоклап яткан әтигә күрсәтәм икән. Шулай итеп, мин беренче тапкыр “әти” сүзен ничә яшьтә генә әйтә башлаганмын! Әнигә күрше Зиннәтулла абый: “Гайниҗамал, Габделхәй кайтып килә!”- дип сөенче алырга кергән икән. Әниебез ышанмыйча: “ Һай, ялган сөйләмә, зинһар, Габделхәй күптән гүр исе булгандыр инде ул, шушы гомер эчендә бер хәбәре килер иде,”- дип ышанмаган. Чөнки әтинең сугыш бетәр алдыннан хәйран гына бернинди дә хат-хәбәре килмәгән була. Шуңа күрә аны үлгәндер инде дип уйлыйлар. Әтием килеп кергәч, әнием шаклар каткан! Барысы да сөенечтән нишләргә дә белмәгәннәр. Әтием сугышта алган яралардан гомере буе интекте, гел сызланып яшәде. Шулай булса да, бирешмәде, 75 яшенә кадәр тормыш йөген тартты дип әйтәсе килә. Әнием белән бергәләп, без биш малайны кеше итеп, аякка бастырдылар. Урыннары җәннәттә булсын аларның!
Мин сугыш башланыр алдыннан туганга күрә, сугышның ничек башлануын да, алдан әйткәнемчә, әтиемнең ничек итеп сугышка киткән вакытларын да белмим. Тик сабый чак – балалык чорлары нәкъ менә сугыш барган вакытларга туры килүе бик истә калган. Ул вакытта ачлык еллар – ашарга такы-токы. Әни, мескен, биш малайны ачтан үтермичә ничек саклап кала алгандыр? Әле дә хәтердә: Габделхак абый берсендә берничә бәрәңгене тотылмый торган самавыр эченә яшереп куйган. Нигә алай эшләдең, дигәч, сез үлгәч ашарга дип яшергән идем, ди икән. Менә шулай итеп, ачтан үләсе килмәгәнлектән, ниләр генә күрергә туры килмәде безнең башларга...
Әни кара алабута орлыгыннан күмәч пешерә иде. Ул күмәч сумала шикелле кап-кара була. Аннары әни, элмә умасы салып, аш пешереп ашата. Анысы әллә нинди, лайлалы була иде. Шуны ашагач, Габделнур абыем берничә көн авырып та яткан әле, теге мескеннең эченә ярамаган. Яз җиткәч, кычыткан җыя торган идек инде. Аннары әни шуннан кычыткан ашы пешереп бирә. Ул вакытта кычытканны вакламыйлар иде, яфраклы килеш –сабагы-ние белән салалар иде. Әле дә исемдә, кычытканны аштан алып аерым ашаганны. Малайлар белән тал песие ашый идек. Талга таяк атасың да, ул талның яшь ботакларын сындырып төшерә. Шулай ук әнис чәчәкләрен, ирен яргычларны ашый торган идек. Шул витаминнарны ашап без исән калганбыз инде.
Әниебез Гайниҗамал мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Ул аннан бәрәңге кабыклары алып кайта торган иде. Шулай ук кырдан черек бәрәңге җыя идек. Бервакыт әни шул черек бәрәңгеләрне мичтә табада кыздырды. Ул бәрәңгеләр күкле-яшелле төскә кергәннәр иде (кояшта яшелләнгән бәрәңгеләр булган). Аны ашагач, барыбыз да костык. Ул бәрәңгенең тәме әле дә истә. Мин кечкенә бала булганга, әни белән ияреп, уракка бара идем. Әни ура, мин бәбкәләр (бәйләнгән көлтәләрне бастырып кую) куя идем. Аннан соң, бәбкә эченә кереп, арыш уып ашый идем.
Габделхак абый белән Габделәхәт абый зуррак булганга, колхозда эштә йөргәннәр. (Зур дигәне дә – 12 яшь инде). Габделәхәт абыйның хәтта Калинин үзе кул куйган Мактау грамотасы бар иде. Бервакыт Габделбәр абыем белән күрше Галиулла абый кырда башак җыйганнар. Боларны эләктергәннәр. Галиулла абыйны әллә алты айгамы шунда төрмәгә утыртканнар. Габделбәр абый кечерәк, аны да авыл советына чакырганнар. Участковый Филкин моннан сорый икән:
- Әтиең җибәрдеме, әллә әниең җибәрдеме? – дип.
- Юк, берсе дә җибәрмәде, үзем бардым, дигән абый.
Әти җибәрде дисә – әтине, әни җибәрде дисә – әнине төрмәгә утыртып куясы булганнар. Үзем бардым, дигәч, Филкин, абыйның җилкәсеннән кагып:
- Молодец! –дигән дә, кайтарып җибәргән.
Менә шундый хәлләр була торган иде ул заманда. Бер уч ашлык урлаган өчен дә төрмәгә ябып куялар иде. Халык, мескен, ачтан үлмәс өчен нинди генә юлларга басмады инде ул чорда. Бары тик 1946-1947 нче елларда гына бераз тамак туя башлады. Башта талкан пешерәләр иде. Аның тәмлелеген әйтеп бетерә торган түгел! Аннан соң, он боламыгы пешерәләр иде. Ипи пешерү өчен икешәр чиләк бәрәңгене угычта уа идек. Шулай ук крахмал коймагы бик тәмле була иде. Сез, хәзерге балалар, аларның нәрсә икәнлеген дә белмисез инде. Белергә дә язмасын! Без менә сугыш чоры балалары шундый михнәтләрне күреп үстек инде. Хәзер сезгә, сезнең балаларыгызга, оныкларыгызга да ачлык дигән, сугыш дигән сүзләрне ишетергә дә язмасын. Дөньяларыбыз тыныч булып, игеннәр уңып, барча халык та муллыкта яшәсә иде. Сугыш вакытында күргән кайгыларны без илебез белән бергә күтәрдек. Шатлыкларыбызны да авылыбыз белән бергә бүлешә идек. Ул вакыттатагы кара пичәтле кәгазьләр кемнең генә капкасын шакымый калгандыр?! Шулай булса да, аерым гына килгән кайгы түгел дип, ил белән шул бит, дип, халык түзәргә өйрәнде. Нишлисең, күзгә карап торган сабыйларны ачтан үтереп булмый бит! Менә шуңа күрә сез – яшь буын мондый хәлләрне күрә күрмәгез. Бер сынык икмәкнең дә кадерен белеп, аны кадерләп яшәгез,” - дип язма тәмамлана.
Әйе, бабам сугыш вакытында кулына автомат та тотып сугышмаган, тылда да авылны тартып баруда катнашырга яшь булган. Шулай булса да, аның балачагын сугыш урлаган. Ул шул чорга хас сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Киләчәктә мондый авыр көннәрне безгә, безнең балаларыбызга, оныкларыбызга да күрергә язмасын! Илебезнең күгендә ут чәчүче дошман очкычлары түгел, ә бары тик тынычлык күгәрченнәре генә очса иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев