Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Сыната торган түгелләр

Май азагында “Теләче” газетасында М7 Волга Баландыш юлының Олы Нырсы авылы турысында зур колач белән юл төзелеше эшләре баруы турында язган идек. Биредә юл төзүчеләр Казан - Чаллы трассасыннан Олы Нырсы авылына төшүче 90 градуслы туры почмаклы, авария тудыру ихтималы зур булган юлны кыек итеп салу эшенә крешкәннәр иде. Шөкер, хәзер бу эш төгәлләнү алдында, асфальтның икенче каты да салынган.

“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Ярмиев белдергәнчә, юл билгеләре куеп, юл кырыйларына вак таш түшәп, ныгытып чыгасы гына калган.  Моның өчен акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы, аның да Теләче бүлеге хезмәткәрләре зур тырышлык куйган.

Әлбәттә, юл төзелеше барышында кыенлыклар да булмый калмаган. Июнь аенда яуган тоташ яңгырлар да моңа әзме - күпме үз өлешен керткән. Әмма юл төзүчеләребез сыната торганнардан түгел. Алга куелган бурычны санаулы көннәрдә уңышлы башкарып чыга алдылар. Хәзер Олы Нырсы авылы халкы да рәхмәтле үзләренә. Гәрчә алдан бу эшкә карышылык күрсәтүче, ясалма кыенлык тудырырга теләүчеләр шактый булса да. Шунысы сөенечле, хәзер аңлау бар.

Исегезгә төшерәбез, Олы Нырсы авылы янәшәсендә яңа юл салу эшләре узган ел башланып киткән иде. Ул вакытта дүрт чакрым арадагы юлда грунт эшләре башкарылып, известь грунт белән ныгытылып, ком, вак таш салынып, беренче кат асфальт түшәлгән иде.

Юл төзүчеләр тарафыннан төзү, төзекләндерү эшләре белән беррәттән, тишек - тошыкларны ямау эшләре дә уңышлы алып барыла. Мисал өчен, без бу эшкә җәлеп ителгән егет - кызларны фоторәсемгә 14 июль көнне Теләче -Мамадыш юлының Урта Мишә авылы янындагы участокта тишек - тошыкларны ямау эшләре башкарганда төшереп алган идек. Бу көнне дә Земфира Гыйләҗиева бригадасы һәрвакыттагыча җитештерүчән хезмәттә иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев