Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Табигать - тиңсез хәзинә

Олы Мәтәскә авылында һәм авыл янәшәсендә чишмәләр күп. Шуларның берсе - “Таш чишмә” дигәне авылны икегә ярып узучы инеш буена урнашкан.

Авылда яшәүче фермер Рафис Шәрипов, аның гаиләсе, якыннары әлеге чишмәне төзекләндереп, аңа яңа сулыш өргәннәр. Ялгызың гына да яки гаиләң, дусларың белән бирегә килеп, мул, саф сулы чишмә суы белән сыйланып, ял итеп, инештә балык чирттереп китәргә мөмкин. Әлбәттә, тирә - юньне чүпләмичә генә. Әлеге уңайдан, Рафис Габдулла улы:

- Килсеннәр, күрсеннәр, күркәм табигатебез белән хозурланып, ял итеп китсеннәр. Кемнәрдер чит илләргә,чит шәһәрләргә барып ял итүне, сәяхәт кылуны хуп күрә. Безнең төбәк табигате дә сокланып туймаслык матур. Вакыт табып, аны күрә, аңа карап соклана белергә генә кирәк. Биредә иртәнге дүртләрдә йөрәккә яшәү дәрте, көче өстәүче кошлар сайравын ишетсәгез икән?! Концерт залларындагы симфонияләрең бер якта торсын, - ди.

Моңарчы сыер малы гына тоткан фермер, быелдан татар атлары асрарга тотынган. Моның өчен ул районыбызның танылган фермеры Сәгыйть Гыйниятуллиннан дүрт татар аты сатып алган. Алга таба да атлар санын ишәйтү ягын карый. Ник дигәндә, быел аграр министрлыкта атчылык белән шөгыльләнергә теләгән авыл кешесенә зур мөмкинлекләр ача торган атлар турында яңа программа әзерләнә. Ул 2027 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Әлеге ниятен Рафис Габдулла улы үсеп килүче оныгы белән дә бәйләп карый. Аның өчен генә түгел, һәммәбез өчен дә бу сөенечле хәл. Киләчәктә атка менеп чабучы ир-егет булыр. Борчылуы урынлы фермерның, хәзер авыл Сабантуйларының беришләрендә Ага чишмә челтер - челтер… ат чабышлары да үткәрелми бит. Шул ук вакытта Рафис баш саннарын киметмичә, көндәлек керем чыганагы булган сыер малын да саклап калу ягында.

Район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсеннән 19 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, районда 944 баш ат бар. Әлеге күрсәткеч узган елгы шушы чорныкы белән чагыштырганда 140 башка күбрәк. Үсеш - 117%. Иң күп ат Сәгыйть Гыйниятуллин крестьян-фермер хуҗалыгында асрала. Хәзер Сәгыйть Шәрифулла улының җәмгысе 539 ат малы бар. “Алан” акционерлык җәмгыятендә бу күрсәткеч - 79. Түбән Саурыш авылында яшәүче Люция Җамалетдинова крестьян-фермер хуҗалыгында барлыгы 51 ат асрала. Күптән түгел Иске Җөри авылында элеккеге терлекчелек комплексында Самара өлкәсе эшмәкәрләре тарафыннан булдырылган һәм “Шәяхмәтова А.К” крестьян-фермер хуҗалыгында - 62, Төрек-Тәмте авылында урнашкан “Кыямов Р.Н.” крестьян-фермер хуҗалыгында - 27 баш ат асрала.

Яшәү чыганагы булган Чишмәләр, елга-күлләр һәм акыллы җан ияләре - Атлар авыл кешесе өчен аерылгысыз төшенчәләр. Һәм алар Галиҗәнәп-Табигать төшенчәсен тулыландыралар. Без дә аларны үз төбәгенең ватанпәрвәре Рафис Габдулла улы кебек, саклыйк, кадерлик, килер буыннарга җиткерик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев