Таләпләр һәркем өчен дә бер
1936 елда СССР Халык Комиссарлары Советы карары белән Эчке эшләр халык комиссариаты каршында дәүләт автомобиль инспекциясе (ГАИ) булдырыла. 90 ел эчендә гади юл хәрәкәтен көйләүче учреждениедән ул хәзерге вакытта заманча видеотеркәү, фотофиксация һәм мәгълүмат базалары кулланучы алдынгы структурага әйләнде.
Сер түгел, машинада югары тизлектә җилдергәндә, инспекторлар туктатса, һәркайсыбызның кәефе кырыла, эчтән генә канәгатьсезлек белдереп, теләр – теләмәс кенә туктыйбыз. Бактың исә, ярый әле алар бар дип, сөенергә генә кирәк ләбаса. Бу очракта, ягъни республика юлларындагы вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлау өчен, язганнарымны кайбер саннар белән ныгыту урынлы булыр. Агымдагы елда республика юлларында 1106 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 116 кеше һәлак булган, 1343 кеше зыян күргән. Узган елгы шушы чор күрсәткечләре белән чагыштырганда һәлакәтләр саны 25 кә кимесә дә, һәлак булучылар саны 24 кә артык. Зыян күрүчеләр саны да узган елгы күрсәткечләргә караганда, 79 кешегә ким. Һәлакәтләрнең иң авырлары каршы як полосага чыгу гамәленә туры килә. Оператив мәгълүматлар буенча быел республикада каршы як полосага чыгу белән бәйле 78 авария теркәлгән. Аларда 39 кеше һәлак булган, 128 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Агымдагы елда инспекторлар тиешле булмаган урында каршы як полосага чыккан 6461 йөртүчегә административ беркетмә төзегән. Узган ел исә 6012 кеше генә кагыйдә бозган булган. Быелгы үсеш - 7,5%.
Ни кызганыч, без инспекторларны хаксыз, үзебезне гел хаклы дип санарга гадәтләнгән. Югыйсә, күпләребез ашыгып, каршы якка чыгып, саклык каешын эләктермичә, үзебезне, башкаларны һәм бигрәк тә балаларны куркыныч астына куябыз. Шоферларның күбесе акланырга тырышып, инспекторлар белән бәхәскә керергә конфликт китереп чыгарырга ярата. Юл йөрү кагыйдәләре дә, инспекторлар таләбе дә һәркемгә бер төрле. Иң аянычы - юлларда бер гаепсез, гөнаһсыз балалар һәлак була, зыян күрә. Оператив мәгълүматлар буенча, быел республикада балалар катнашында 153 авария теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган, 170 бала зыян күргән. Узган елгы шушы күрсәткечләр белән чагыштырганда быел балалар катнашындагы һәлакәтләр дә (-22), аларда зыян күрүче балалар саны да ким (-29). Һәлак булган балалар саны бер дәрәҗәдә. Аларның икесе - бала-пассажир. Узган ел республика юлларында һәлак булган балаларның 13е бала-пассажир иде.
Юлларда исән-сау йөрик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев