Таләпләрне төгәл үтик!
Татарстанда янгынга каршы көрәш буенча махсус режим кертелде. Ул 25 апрельдән 11 майга кадәр дәвам итәчәк. Республикада аномаль һава торышы саклану сәбәпле, махсус режим вакыты 25 майга кадәр озынайтылды.
Бу вакытта корыган үлән, агач һәм чүп - чар яндыру катгый тыела. Урманнар якын булган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, балалар лагерьларында учак кабызырга ярамый. Ачык һавада ризык әзерләү фәкать җәмәгать туклану урыннарында гына рөхсәт ителә. Шулай ук урманнардан ерак булган җирләрдә, ә участоклары алар янында ук урнашкан кешеләргә үз биләмәләрендәге корыган үләнне җыеп алырга һәм ике арада полоса казырга кирәк. Кагыйдә бозучыларга штраф салына. Физик затларга - 10 мең сумнан - 20 мең сумга, вазифаи затларга - 30 - мең сумнан - 60 мең сумга, теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыручыларга - 60 меңнән - 80 мең сумга, ә юридик затларга - 400 мең сумнан - 800 мең сумга кадәр административ җәза каралган. Таләпләрне үтәмәү сәбәпле, янгын килеп чыкса, җинаять җаваплылыгы каралган.
Сүз уңаеннан. 21 апрелгә каршы төндә, Тәтеш районында янгын чыгу белән бәйле кеше үлеменә китергән фаҗига килеп чыга. Янгынны сүндергәндә 50 яшьлек ирнең мәетенә юлыгалар. беренчел фаразлар буенча ул тәмәкәсен сүндермичә йоклаган. Ут көчле була һәм 88 кв.м мәйданны камап ала. Ел башыннан Татарстандагы янгыннарда 62 кеше үлгән, 150 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев