30 август - Республика көнендә Казан ипподромында ат ярышлары узды.
Биредә якташыбыз Сәгыйть Шәрифулла улы Гыйниятуллинның ат фермасында тәрбияләнгән татар токымлы атлары бик матур нәтиҗәләр күрсәтте. «Алтын» кушаматлы айгыр иң беренче килеп, 1 нче урынны яулады. Ә «Барс» 5 нче урынны алып, иң көчлеләр бишлегенә керде. Сәгыйть Шәрифулла улын һәм аның командасын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

Нет комментариев