Бүген Теләчедә тарихи вакыйга - танылган шәхесләребез хөрмәтенә бюстлар ачылды.
Бүген Теләчедә танылган шәхесләребез - дәүләт эшлеклесе, 1921 -1924 елларда ТАССРның Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе Сабиров Рәүф Әхмәт улы; дәүләт эшлеклесе, 1934 -1937 елларда ТАССРның Үзәк башкарма комитеты Президиумы рәисе Байчурин Гомәр Гыйләҗетдин улы; дәүләт эшлеклесе 1952-1959 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе Низамов Сәләх Низам улы һәм ТАССРның атказанган артисты Якупов Таһир Габдулла улы хөрмәтенә бюстлар ачылды.
Чарада район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикабызда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Габделхәй улы Нуриев,Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов,Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Марат Нәгыйм улы Хисаметдинов, Теләче якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Фәрит улы Даутов һәм башка кунаклар катнашты.
Поделитесь с друзьями
0
0
Нет комментариев