Балкы, яшә, чәчәк ат, республикам минем!
Район яңалыклары

Балкы, яшә, чәчәк ат, республикам минем!

Кичә Теләчедә, 30 август - Республика көне уңаеннан, зур бәйрәм чарасы булып үтте.

«Хезмәт һәм фидакарьлек фестивале»  дип исемләнгән чарада, район башлыгы Айрат Фатхуллин,  сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе федераль Җыены  Дәүләт Думасы депутатлары  – Рөстәм Калимуллин,  Илья Вольфсон, җиденче чакырылыш ТР  Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ТР Рәисе территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе, районыбызның кураторы Лидия  Сөнгатуллина һәм башка җитәкчеләр дә катнашты.

Әүвәл районыбыз кунаклары муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин озатуында, районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлекләре, мәктәп коллективлары  тарафыннан әзерләнгән күргәзмәләр белән танышты, районыбыз педогоглары тарафыннан, балалар белән берлектә үткәрелүче осталык дәресләрен һәм республика программасы нигезендә төзекләндерелгән паркны һәм данлы якташларыбыз истәлегенә багышлап ачылган бюстларны карадылар.

Аннары бәйрәм сәхнәсендә районыбызның Электрон мактау тактасына кертелгән бертөркем райондашларыбызга таныклыклар тапшыру тантанасы булып үтте. Аларны ияләренә  район башлыгы Айрат Фатхуллин,  сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе федераль Җыены  Дәүләт Думасы депутатлары  – Рөстәм Калимуллин,  Илья Вольфсон тапшырды. Моннан тыш, алар райондашларыбызга бәйрәм тәбрикләүләрен әйтеп, ихлас теләкләрен җиткерделәр. 

 

Кичә районның  үзәк  ял паркында күптән көтелгән вакыйга — яңа памп-трекны ачу тантанасы да булды. Яңа заманча спорт мәйданчыгы  үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру гына түгел, ә яшүсмерләргә  актив ял итү өчен махсус җиһазландырылган куркынычсыз урын бирүне дә күздә тота.

Әлегедәй күркәм тантаналарны районыбыз үзешчәннәренең «Балкы, яшә, чәчәк ат, республикам минем!» дип исемләнгән бәйрәм концерты дәвам итте. «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән башланып киткән концертта егермедән артык башкаручы һәм коллектив чыгышы ясады.

Соңыннан, Казаннан килгән  "Айфара" төркеменең чыгышы райондашларыбыз өчен чын мәгьнәсендә бәйрәм бүләге булды. Быел үзенең 35 еллыгын билгеләп үтәчәк төркемнең чыгышын олысы да, кечесе дә яратып карады. Әлеге чара хакында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

  

Нет комментариев