Татарстанда Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар
Казанда Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Каһарманнар елы”, шулай ук Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар.
Әлеге чарага махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелган иде. Фойеда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм республика мөселманнарының СВО катнашучыларына ярдәм итү эшенә керткән өлешен чагылдырган күргәзмә оештырылган иде.
Бу чарада, мөселманнарның махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәме хакында, мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләделәр. Мисал өчен, махсус хәрби операциянең алгы сызыгына җибәрелгән гуманитар ярдәм, ул ярдәмне солдатларның үз кулына тапшырылуы, аларны илтеп җиткерүдә имамнарның һәм мөфтият хезмәткәренең дә катнашуы искә алынды. Шулай ук алгы сызыктагы солдатларга җибәрелгән гуманитар йөк арасында иң әһәмиятлесе булып УАЗ (буханка) машинасы нигезендә җиһазландырылган 3 мобиль мәчет һәм аннан тыш машиналар, мотоцикллар җибәрелгән. Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук аларга гамәли яктан ярдәм итүче имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр – Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән “Фронтка ярдәм өчен” медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге мөһим чарада районыбыз мәчетләре имамнары Илнур Фәйзуллин, Илназ Сәмигуллин, волонтерларыбыздан Әнисә Хуҗина, махсус хәрби операциядәге егетләребезнең әти-әниләреннән Роберт Валиуллин, Әлфия Әхмәтҗановалар катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев