«ТАТАВТОДОР» АЖ Арча филиалы Теләче юл төзәтү участогында техникаларга техник карау уздырылды
23 апрель көнне АЖ «ТАТАВТОДОР» Арча филиалы Теләче юл төзәтү участогында булган трактор, үзйөрешле һәм тагылма техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чарага 11 берәмлек техника куелган иде.
Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүе, аларның тракторист - машинист таныклыгы булуы, тракторларның һәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.
Техникага куелган таләпләр һәм шулай ук, техник һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлевенә аеруча зур игътибар бирелде. Һәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) һәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән. Соңыннан механизаторлар белән әлеге төр техниканы куркынычсыз куллану хакында әнгәмә уздырылды. Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматлар җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев