Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды

Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында түземсезлек белән көтелгән чыгарылыш кичәсе узды. Бәйрәм җылы, якты һәм бәйрәмчә рухта үтте.

Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, беренче дипломнарын һәм истәлекле бүләкләр алды. Котлау сүзләре яңгырады.

Чарада «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары да катнашты. Алар булачак беренче сыйныф укучыларын котлады, укуларында уңышлар, яңа ачышлар теләде һәм значок, Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе — балалар, әти-әниләр һәм тәрбиячеләр күңелендә якты хатирә булып уелып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев